Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе хәбәр итә

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

«Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуын булдырмау чаралары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карарының 7 пункты нигезендә 2020 елның 30 мартыннан санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр, тууны, үлүне һәм гаилә законнары нигезендә махсус шартлар булганда гына никах төзүне дәүләт теркәвенә алудан тыш, гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу туктатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International