2020 нче елның 25 нче мартында Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 60 ел инде кулга-кул тотынышып Белов гаиләсе Василий улы Николай һәм Константин кызы Галина бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Беловлар гаиләсе үзләренең төп тормыш бурычын үтәделәр – гаилә төзеп аны саклап калып тормыш юлларында очраган барлык кыенлыкларга да карамастан, үз йөрәкләрендә җылылык саклый алдылар. Аларның күңел җылысы, игелеге һәм сөйкемлелеге балаларына, оныкларына, танышларына да җитә.
Бергә гомер итүнең 60 еллыгы хөрмәтенә ирле - хатынлы Беловлар гаиләсенең исемнәре « Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге баш белгече Эльвира Яруллина юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Канаш авыл җирлеге башлыгы Николай Вальков, балалары, туганнары, якыннары бүләкләр тапшырып юбилярларга бик күп җылы сүзләрәрен әйттеләр.