ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Гаилә-ул безнең таянычыбыз, ярдәм итү һәм иртәгесе көнгә ышанычыбыз. 12 сентябрь көнне ГХАТ бүлегенә Зәй шәһәренең “Якты коңгыз” баларар бакчасының тәрбияләнүчеләр чакырылды.

2024 елның 12 сентябрендә Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда «бриллиант» юбилярларны, Петр Дмитриевич Мурзиннар гаиләсен һәм Нина Дмитриевнаны хөрмәтләделәр! 1964 елның 10 сентябрендә Лениногорск шәһәрендә өйләнешәләр.


11
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Баулы районының Татар Томбарлы авылыннан Бәшәровлар гаиләсе 1964 елның 7 августында никахларын теркәгәннәр һәм күп еллар инде кулга-кул тотынышып яшиләр. Әмир Таһир улы белән Фәния Миняз кызы 1940 елда туганнар һәм 40 елдан артык үзләрен терлекче һөнәренә багышлаганнар. Ир белән хатын икесе дә-хезмәт ветераннары. Үзләренең тыйнаклыгы һәм гадилеге белән аерылып торган аралашучан, яхшы күңелле кешеләр.

Бобовлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды. 2024 елның 28 августында аларның улы һәм кызы туды. Хәзер Бобовлар гаиләсендә биш бала.


10
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

10 сентябрь көнне “Н.В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте”нең беренче курс студентлары Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә булдылар. Гаилә белеме буенча беренче дәрес ГХАТ Идарәсе бинасында, йөрәкләр кушылып, яңа гаиләләр барлыкка килгән урында символик рәвештә узды. Бу дәрес студентлар өчен яңа уку елының башы булды.


9
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

2024 елның 9 сентябрендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә игезәкләр туу теркәлгән. 2024 елда - ул Чистай районында 2 нче игезәкләр.


8
сентябрь, 2024 ел
якшәмбе

Тантаналы шартларда Василий һәм Дарья Прытковалар “Россия йөрәге” бөтенроссия гаилә учагы капсуласын Әлки районыннан яшь Марс һәм Зилә Әһлиуллиннар гаиләсенә тапшырдылар.


7
сентябрь, 2024 ел
шимбә

Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда онытылмас никах теркәү тантанасы узды! Яшь пар — Ильнар һәм Лилия Әбукаевлар — тантанага байкерларның иң яхшы гадәтләрендә килделәр: мотоциклда һәм күн курткада. Яшьләрне байкер дусларыннан торган колонна хуплап килде, аларның көчле мотор тавышлары бу мөһим мизгелгә тагын да зуррак дәрт һәм көч өстәде.


6
сентябрь, 2024 ел
җомга

2024 елның 6 сентябрендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тарафыннан агымдагы ел башыннан өч йөз гаилә пары туу теркәлде. Рамил һәм Диана Разовлар туй өчен иң традицион айларның берсендә никахларын теркәргә карар кылдылар.


5
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның 29 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыың ГХАТ Идарәсе тарафыннан хокукый, оештыру һәм кадрлар эше бүлегенә һәм контроль-методик эш бүлегенә 3 вакантлы вазыйфаны биләүгә конкурс игълан ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International