Календарьда шимбә, димәк, Никахлашу сараенда булачак яшь парлар туй алды консультациясенә җыелды.
26 март көнне Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Дмитрий һәм Заррина Крицкихлар гаиләсендә барлыкка килде. Әти - әни бәләкәчләргә Милена һәм Милана дигән исемнәр бирделәр.
Рөстәм һәм Аделнең кызлары бер көн аралык белән туган.
Рөстәм белән Миләүшә кызларына бик күркәм Асел исеме сайлаган. Ул гаиләдә икенче бала. Адел һәм Диләнең күңелләренә Амелия исеме һуш килгән. Амелия – көтеп алынган беренче сабый.
2021 елның 26 мартында, ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова булачак әниләр өчен «Сонатал» мәктәбенең чираттагы дәресендә катнашты.
Балалар – тормыш чәчәкләре. Гаиләдә бер, ике, өч, дүрт бала булса да, аларның һәрберсе иң яратканы, әйбәте һәм назлысы. Күп бала табу өчен кыюлыклары җиткән аналарны чын батырлар дип атарга була.
2021 елның 25 мартында чит ил дәүләтләре территориясеннән тууны, аерылышуны, өзелүне, туганнарының үлүен, яисә аларны тузганлык (укылмау) белән бәйле рәвештә алыштырырга теләүче затлар өчен документлар таләп итүнең хокукый мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү узды.
ЗАГС идарәсе эшчәнлегендә ведомствоара хезмәттәшлек өстенлекле юнәлешкә ия.
Март аенда Люция Миргасим кызы һәм Салих Шәмсиевич үзләренең тату гаиләләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр. Юбилярлар – тамырлары белән бөгелмәлеләр. Булачак ир һәм хатын кечкенәдән таныш була, алар бер урамда яши. Салих Люциядән 5 айга кечерәк була, шуңа күрә мәктәпкә бер елга соңрак китә. Люциянең әти-әнисе аңа кызларының әлифбасын тапшыра. Балалар арасында дуслык шулай бәйләнә. Вакыт бара, яшьләр кабат дусларын армиягә озату мәҗелесендә очраша. Салих Люцияне өенә озатырга тәкъдим итә. Шул вакыттан бирле яшьләр арасында мәхәббәт кабына. Өч елдан соң, 1971 елда никахларын Бөгелмә шәһәре ГХАТ бюросында теркиләр.
Татарстанда 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игьлан ителде. Балтач районында дустанә мөнәсәбәттә удмурт, мари, татар, рус халкы яши. Балтач ГХАТ бүлегендә 2021 елның март аенда удмурт, мари йолалары белән үрелеп барган никахлашу тантаналары узды. Бүгенге көндә яшьләрнең үз халкының йолаларын белүе бик куанычлы күренеш. Яшь гаиләләргә бәхет, шатлык, сәламәтлек белән гомер итүләрен телибез, үзләреннән соң киләчәк буынга да гореф-гадәтләрен мирас итеп тапшыруларын теләп калабыз!
Игезәк малайлар Яңа Шигали авылыннан Галиевлар гаиләсендә туа. Алар ирле-хатынлы булып алты ел бергә гомер кичерәләр һәм бу бәхетле мизгелләр алар өчен күптән көтелгән вакыйга. Руслан һәм Луиза улларын Марк һәм Родион дип атадылар.