Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты башлыгы -А.В.Тыгинның районның иң алдынгы гаиләләре белән очрашуы.
Яшел Узән районы Свияжск авыл жирлегендә, Республика көне уңаеннан, шәһәр башлыгы Александр Васильевич Тыгин, районның иң алдынгы гаиләләре белән очрашу кичәсе уздырды. Очрашуга 8 пар чакырылган иде, алар – Тимофеев, Головин, Садриев, Фатыхов, Ярхамов, Сайфутдинов, Захаров һәм Засыпкиннар гаиләләре. hәрбер гаилә район усешенә уз өлешен кертеп, лаеклы һәм файдалы эз калдырган. Очрашу Гранд-Свияжск утравында узды, пар кугәрченнәргә музей хезмәткәрләре кызыклы экскурсия уткәрделәр, аннары ял итеп, капкалап алырга көндезге ашка чакырылдылар.
Тугәрәк өстәл артында, Яшел Узән районы һәм шәһәре башлыгы Александр Васильевич Тыгин, барлык урнәк гаиләләрне Республика көне белән котлап, чәчәк бәйләме белән истәлекле буләкләр тапшырды. Гомерегез дә яз кебек якты, кояшлы, аяз кукле, нурлы булсын дигән теләктә калабыз. Мондый очрашулар ел саен уздырырга тиеш дигән теләктә калдылар.
Әлеге тантанага республиканың шәһәр һәм районнарыннан 53 гаилә чакырылган. Алар арасында безнең район вәкилләре -- Әнәс һәм Сания Яруллиннар да бар.
Бу гаилә әлкилеләргә яхшы таныш. Әнәс Яруллин бөтен гомерен медицинага багышлаган шәхес.Ул 37 ел районыбыз халкының сәламәтлеге сагында торды. Шуның 28 елын баш табиб булып эшләде. Ул җитәкчелек иткән чорда район сәламэтлек саклау системасы тамырдан үзгәреш кичерде, заманча дәрәҗәгә күтәрелде. Әнәс Әхлиулла улы бик таләпчән, булдыклы, абруйлы җитәкче булды. Гаилә учагын саклаучы Сания Госман кызы да укымышлы, зыялы, нәзәкатле һәм чибәр ханым. Ул математика укытучысы. Гомере буе мәгариф өлкәсенә багышлады.
Яруллиннар өч егет үстерделәр. Улларының һәркайсы тормышта үз юлын тапкан, матур гаилә корган. Киленнәре, 3 оныклары белән матур гына яшәп яталар.
Зәй муниципаль районында ГХАТ бүлеге, Пенсия идарәсе фонды белгечләре 2014 нче елның 28 августында ГХАТ теркәү бүлегенең тантаналар залында 9 гаиләгә Ана капиталы сертификаты тапшырдылар. Тантанага килгән бәхетле ханымнарны сабыйлары туу белән белән котлап, балаларын чын Рәсәй гражданнары итеп тәрбияләүне теләделәр.
Котлыйбыз сезне –бәбиегез туды!
Бирсен сезгә бары куаныч!
Игелеге өчен тотып сөяр җимеш,
Авыр чакта булсын юаныч.
Республика көне алдыннан Балык Бистәсе районында яңя мәдәният йорты ачылды. Ана авыл халкы түземсезлек белән көтте, чөнки авыл яшләре өчен никах теркәргә, балаларга түгәрәкләр, концертлар оештырырга, олы яштәгеләргә җыелып кул зшләре, җырлап күңел ачырга бина юк иде.
2014 елның 28 августында “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Васильевич Друк белән ГХАТ бүлеге мөдире Елена Яковлевна Миннигалямова районның авыл җирлеге башкарма комитетларына тикшерү белән чыктылар. Монда Ивановка, Тимәш, Керкәле, Федотовка һәм Куакбаш авыл җирлеге башкарма комитетлары каралды. Тикшерү барышында гражданлык хәле актлар теркәү буенча таныклыкларның, печать, штампларның саклау урыннарын, документлар, охрана һәм пожар сигнализацияләрен, сейф һәм тәрәзәләрдәге тимер рәшәткәләрнең барлыгы каралды. Шулай ук ГХАТ бүлеге мөдире тарафыннан гражданлык хәле актлар теркәү буенча герблы таныклыкларының хисабын алып бару журналлары тикшерелде.
Мондый тикшерү районның калган авыл җирлеге башкарма комитетларында да үткәреләчәге күздә тотыла.
28 август көнне район ЗАГС бүлегендә районның иң күркәм гаилә парлары хөрмәтләнде. Бу гаиләләр арасында озак еллар бергә гомер кичереп, юбилейлы даталарын билгеләп үтүче, күп бала тәрбияләп үстерүче яшь, авыл хуҗалыгы алдынгылары, тормыш юлын балаларга белем бирүгә багышлаган, асрауга бала алып үстергән күркәм гаиләләр хөрмәтләнде.
Тантанада катнашучыларны район башлыгы Александр Шадриков, Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар Шакир Ягудин, Ринат Гайзатуллин, Рашит Гафиятуллин сәламләде һәм гаилә традицияләрен буыннан буынга җиткереп хезмәт иткәннәре, җәмәгать эшендә актив катнашканнары өчен хөрмәт сүзләрен белдерделәр.
- Сез үз үрнәгегездә гаилә төзү ул зур шатлык икәнлеген күрсәтәсез. Олырак буынга
хөрмәтебез тагын да зур, алар илебезнең иң авр елларын үз җилкәләре аша үткәреп, сынмый-сыгылмый яшәүләрен дәвам итәләр, намуслы хезмәт белән мактау казаналар. Нәтиҗәдә, бар авырлыклар бәхеткә, шатлыкка китерүен дәлиллиләр. Бер-берегезне саклап, киләчәктә дә шулай матур итеп, бәхетле яшәгез,- диде район башлыгы Александр Шадриков.
Барлык гаилә парларына да хөрмәт йөзеннән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Агымдагы елда игезәк балалары туган Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче Карабаевлар һәм Яңа Чүпрәледән Бакировлар гаиләләренә район башлыгы бүләкләр тапшырды.
Чара барышында район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан конөерт программасы әзерләнгән иде. Алар җылы котлаулар аша сугарылган эчтәлекле җырларын бүләк иттеләр.
Бирегә чакырылган гаилә парларының һәркайсы хөрмәткә лаек, һәммәсе шушы туган җирләрендә яши, илгә-көнгә лаеклы өлеш кертә алганы белән горурлана.
Республика һәм район оешу көне алдыннан үткән әлеге бәйрәм үзе дә гаилә җылысы, бәхетлә парларның яшәү нурын бүләк итте.
Яңа туган малайга сирәк очрый торган Ницат дигән исем кушылды. Ул Агаевларның дус,тату гаиләсендә өченче бала.
2014 елның 28 августында “Энергетик” мәдәният сараенда КАМАЗ һәм шәһәр төзелеше ударникларының слеты узды. Слетта ТР премьер-министры И.Ш.Халиков, Дәүләт Думасы депутаты Ә.Когогина, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры С.Когогин, шәһәр мэры В.Г.Шайхразиев катнаштылар.
Бәйрәмне ГХАТ идарәсе баш белгече Э.В.Фазлыева алып барды.
Яңгырлы көн булуга кармастан, җыенга кеше күп җыелган иде. Җыен башланыр алдыннан халык алдында Италиядән килгән фольклор ансамбле чыгыш ясады. Халык алдында Алабуга муниципаль башлыгы Г.Е.Емельянов, Республиканың министрлык вәкилләре, ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Л.А.Барышев чыгыш ясады.