ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2016 ел
шимбә

2 нче июль  көнне Әтиләр Советы членнары 2 нче номерлы лицей укучылары белән ачык һавада башка ата –аналар белән берлектә уеннар уздырдылар. 2 В сыйныф укучылары бадминтон, футбол уйнадылар. Аеруча әти –әниләр белән ярышу балаларга бик ошады.Әтиләр Советы членнары Айрат Шакиров, Дамир Гибадуллин, Рөстәм Әхәтов, Александр Никифоров балаларның күңелләрен күрделәр. Җиңүчеләр грамота, татлы призлар белән бүләкләнделәр.

 Яшьләр көне уңаеннан 2016 нчы елның 2 нче июль көнендә Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев  июнь аенда 14 яше тулган Россия гражданнарына тантаналы төстә паспорт һәм шулай ук төрле спорт төрләрендә алдынгы урын алучыларга Диплом тапшырды.


1
июль, 2016 ел
җомга

Түбән Кама муниципаль районының Түбән Уратма авылында гомер итүче 95 яшьлек юбилеен каршы ала

“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне алдыннан ТР Лениногорск муниципаль районы Язылышу сараенда булачак яшь гаиләләр белән дин вәкилләре очрашты. Лениногорск шәһәренең “Ихлас” мәчетендә белем бирүче Раупов Булат хәзрәт, шәһәребезнең Троицкий чиркәве башлыгы Ионн Антипов һәм ГХАТ бүлеге мөдире Е.Я. Миннигалямова  яшь парлар белән гаилә байлыгы һәм гаиләдәге әхлак кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрделәр.

Зеленая Роща авылы җирле башлыгы урынбасары Фәйрушина Рима Әгъдәм кызы юбилярны олы бәйрәме белән администрация исеменнән тәбрикләп, аңа Россия Федерациясе президенты В.В. Путин исеменнән котлау хаты тапшырды. 

 5 июльдә “Казан” Гаилә үзәгендә өстән карау майданчыгында эш 9:00дә ачыла.

Экскурсияләргә старт “Казан” Гаилә үзәге яныннан бирелә.

Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 567 сабый теркәлде: 286 малай һәм 281 кыз.

     Бүген, 1 июль көнне гоммуми район планеркасында Мамадыш районы җитәкчесе Анатолий Иванов, үзенең 50 яшьлеге туу белән Усәли авыл җирлеге сәркатибе Нуруллина Зөләйха Рәис кызын котлады.


30
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

     Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2016 нче елның 30 июнь көнне 26 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды. Шулай ук тантанада “Бердәм Россия” партиясе баш белгеч А.Ф. Ульданова, Үзәк һәм Автозавод УФМС бүлегенең белгеч-экспертлары, туганнары һәм якыннары тәбрикләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International