2016 елның 1 июлендә Түбән Уратма авылында яшәүче, хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Бикмөхәммәтова Сәлимә Мухлис кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бу истәлекле көндә юбилярны Түбән Кама муниципаль районы Советы депутаты Әнәс Миңнәхмәтов, авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин, шулай ук, «Милосердие» үзәге һәм социаль яклау Идарәсе вәкилләре котлады. Аңа исәнлек-саулык, бәхет, гаилә иминлеге, озын гомер теләделәр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Сәлимә Мухлисовна – Бөек Ватан Сугышы ветеранының тол хатыны. Сугыш вакытында ул колхозда эшләгән. Сугыштан соң кияүгә чыга, авылда пенсия вакытына кадәр эшче булып эшләгән. Бүген Сәлимә Мухлисовна бәхетле ана, әби һәм дәү әни, ире белән бергәләп ике бала тәрбияләп үстерде, ә үзенең төп горурлыгы дип дүрт оныгын һәм тугыз оныкчыгын саный.