“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне алдыннан ТР Лениногорск муниципаль районы Язылышу сараенда булачак яшь гаиләләр белән дин вәкилләре очрашты. Лениногорск шәһәренең “Ихлас” мәчетендә белем бирүче Раупов Булат хәзрәт, шәһәребезнең Троицкий чиркәве башлыгы Ионн Антипов һәм ГХАТ бүлеге мөдире Е.Я. Миннигалямова яшь парлар белән гаилә байлыгы һәм гаиләдәге әхлак кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрделәр. Гаилә - ул дәүләтнең таянычы. Гаилә нык булган очракта гына дәүләтебез дә нык булачак, шуңа күрә гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең тотрыклы булуы, бер-береңне хөрмәт итә белергә өйрәнү иң мөһим нәрсә булып тора.