«Гаилә тормышы әлифбасы»: Азнакай шәһәренең ЗАГС бүлегендә эшләп баручы “Пар канатлар” клубы, гаилә корырга әзерләнүче яшьләр һәм аларның әти-әниләре белән әнә шундый темада очрашу үткәрде. Бүлек җитәкчесе Хәйретдинова Элфинур Вазых кызы яшьләр күңеленә барып җитәрлек рәвештә эчкерсез әңгәмә үткәрде. Очрашудан ата-аналар да, яшьләр дә канәгатъ калдылар.
Уку елы башлану алдыннан "Хыял" балалар приютында тәрбияләнүчеләр Аксубай районы ГХАТ бүлеге кунаклары булдылар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре очрашуны мавыктыргыч һәм гыйльмле сәяхәт рәвешендә төзегән. Очрашуның ахырында балаларны татлы сюрпризлар көтте.
2016 елның 19 август көнендә Түбән Кама районының иң борынгы авылларының берсе Смыловкада тантаналы рәвештә “Росинка” балалар мәйданчыгын ачтылар.
Саба муниципаль районы Өтернәс авылында яшәүче Мәрьямбикә Гайнетдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, авыл җирлеге башлыгы Рафис Гайфиев, якыннары һәм туганнары килгән иде. Аңа исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләп үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
2016 нче елның 18 нче августында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.
Узган елны Питрәч үзәгендә яңа Парк ачылды. Ә хәзер андагы фонтанны яңарталар. Фонтан музыкаль булачак. Питрәч халкы бу вакыйганы көтеп ала. Фонтанны ачу тантанасы август ахырында көтелә.
Чүпрәле районы Татар Убие авылында яшәүче Ханбиковлар гаиләсе быел үзләренең Бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Шушы матур бәйрәм белән котларга Уби авыл җирлеге башлыгы Ярухин А.Е. килгән иде. Аларга киләчәк көннәренә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, матур картлык теләп бүләк тапшырды.
Азнакай районыбызның 85 ел, “Азнакайнефть” идарәсенең 60 еллык юбилейлары, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында, Җиңү паркының яңа өлешендә башланды. Гаилә кыйммәтләренә багышланган яңа скульптура ачылды. 4 үрнәк, нефтьчеләр династиясендән пар гаиләләр, “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медаль белән бүләкләнгән гаилә парлары, 23 яңа пар өйләнешүчеләр, авырлы хатын-кызлар, "Коляскалар Парады” конкурсында җиңүчеләр - алар барысы да мактаулы кунаклардан котлау сүзләре алдылар.
Балык Бистәсе районыбыз җир шарының иң матур төбәгендә урнашкан: чиксез дәрья, кояш нурларын су итәгендә уйнатучы Чулман елгасы, искән җилгә кул болгап сәламләүче иген кырлары – байлыгыбыз, горурлыгыбыз.
2016 елның 18 август көнендә Теләче район мәдәният йортында беренче сыйныфка баручы 132 бала өчен зур тантана уздырылды. “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясы кысаларына таянып, әлеге балаларга мәктәп өчен кирәк-яраклар белән тутырылган портфель тапшырылды.