ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Алтын-иң кыйммәтле металл. Йомшак, ләкин шул ук вакытта нык, сирәк һәм матур. Мамадыш шәһәренең Никахлашу сараенда Алтын туйларын үткәргән Хайбрахмановлар парларының мөнәсәбәтләре дә шундый ук матур һәм ныклы.


10
сентябрь, 2023 ел
якшәмбе

2023 елның 9 сентябрендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Раис Тәлгать улы һәм Әнисә Агләметдин кызы Идрисовларның гаилә тормышына 45 ел тулу уңаеннан «сапфир» юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды


9
сентябрь, 2023 ел
шимбә

2023 елның 9 сентябрь Балтач районы ГХАТ бүлегендә 100 парның никахлары теркәлде. Шөңшеңәр авылы Рәмис Мөхәммәдиев белән Нөнәгәр авылы кызы Гөлназ Нургалиева өчен гомергә истә кала торган көн булды.


8
сентябрь, 2023 ел
җомга

Агымдагы елның август аенда Чистай муниципаль районы ГХАТ бүлеге тарафыннан 50 бала тууы теркәлгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бу 11 гә күбрәк.

Никах берләшмәсенең егерме еллыгы символы булып фарфор тора, борынгыдан ук кешеләр тарафыннан үзенең нәфис матурлыгы белән кадерләнә. Ир белән хатынның бу көнгә мөнәсәбәтләре, тормыш сынауларына карамастан, чыннан да матур һәм гармонияле була. Мондый затлы материал, туй көненнән 20 ел узгач, никахның бөтен кыйммәтен камил рәвештә ассызыклый.

2023 елның 08 сентябрендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә зөбәрҗәт юбилярларын, Смолкиннар Геннадий Федор улы һәм Вера Василий кызын, балалары бер-берсенә елмаеп, игелек һәм бәхет бүләк иткән гаиләне хөрмәтләделәр.


7
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 7 сентябрендә ирле-хатынлы Борис Иванович һәм Валентина Ивановна Щербаковлар туганнары һәм якыннары арасында бергә яшәүнең 50 еллыгын билгеләп үттеләр.

Никахлашу сараенда бүген юбилярларны хөрмәтләделәр. Алтын туй белән котлауларны чистайлылар Валентина Николаевна һәм Владимир Анатольевич Кукиннар кабул иттеләр.

Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды.


6
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

45 ел элек Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ яшь Анатолий Александр улы һәм Татьяна Владимир кызы никахлашу турында акт язмасына кул куйдылар!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International