2017 елның 25 май көнендә Кама Тамагы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова Келәнче авылы укучыларын уку елы тәмамлану белән котлады.
2017 елның 25 май көнендә барлык шәһәр мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Быел Әлмәт муниципаль районында кызыл тасмаларны 915 унберенче сыйныф укучылары һәм 2003 тугызынчы сыйныф укучылары бәйләделәр.
Чистай шәһәренең 1нче номерлы мәктәбенең соңгы кыңгырау бәйрәмендә бәйрәм атмосферасы һәм күңелле дулкынланулар хөкем сөрде. Укытучылардан, ата-аналардан һәм беренче сыйныф укучыларыннан бәйрәм котлаулары яңгырады. Чистай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутина шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлаулары белән ихластан тәбрик итте, аларның чыгарылыш имтиханнарын удышлы тапшыруларын, үз максатларына ирешүләрен, киләчәк тормышларында уңышлар, бәхетле булуларын теләде.
Шәһәрнең 6 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбендә ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигалямова да чыгарылыш класс укучыларына һәм аларның әти-әниләренә җылы сүзләр әйтеп, яшьләргә алдагы имтиханнарда бары уңышлар гына теләде. Бу көнне матур бәйрәм атмосферасында моңсу да, чөнки бу чынлап та кыңгырауның соңгы чыңлавы, укучылар мәктәп белән саубуллаша. Хәерле юл сезгә яшьләр!
2017 елның 25 май көнендә Лениногорск муниципаль районы Язылышу сараенда, 14 яше тулган гражданнарга тантаналы рәвештә паспортар тапшырылды. Бу вакыйга алар өчен бик мөһим. Тантанада РФ ЭЭМ Лениногорск районы буенча полиция полковнигы Мищихин Александр Василий улы һәм миграция сораулары буенча бүлек җитәкчесе Юнысова Лилия Илгиз кызы катнашты. "Бу сезнең томышыгызда яңа этап. Бүгеннән башлап сез мөстәкыйльлек аласыз. Үз эшләрегез өчен үзегез җавап бирергә тиеш буласыз", - дип искәртте үзенең чыгышында Александр Мищихин. Ә инде ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигаләмова Елена Яков кызы үз чыгышында яшьләрне үз Ватаннарының патриотлары һәм үз илләренең лаеклы гражданнары булырга өндәде. Чын күңелдән котлыйбыз сезне яшьләр, уңышлар сезгә!
25 нче май көнне Менделеевск муниципаль районының Иске Гришкино авылында уку елы бетүгә багышланган тантаналы линейка булды. 9 нчы һәм 11 нче сыйныфны тәмалаучылар өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Район башлыгы исеменнән чыгырылыш сыйныф укучыларын ГХАТ бүлеге җитәкчесе Филатова М. В. котлады.
25 майда, Алексеевск районынын укучылары тантаналы линейкага жыелды.Алар уку елынын нәтиҗәсенә йомгак ясау ,мәктәп белән өч айга саубуллашып тору өчен жыелдылар.
Ә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу кыңгырау, чыннан да, соңгысы булды. Гадәттәгечә, укучылар һәм ата-аналар мәктәп тәмамлаучыларга теләкләр теләделәр . Шулай ук, чыгарылыш сыйныф укучылары уз укытучыларына рәхмәт сузләрен җиткерделәр.
Алексеевск ГХАТ бүлеге башлыгы, Валентина Увакина, бу көнне Алексеевск икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучыларын котлады!
2017 елның 25 маенда Чистай районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре күркәм гаилә парын – тигезлектә, татулыкта яшәүче Любовь Николаевна һәм Рудольф Иванович Маломуринларны алтын туйлары белән ихластан тәбрик иттеләр.
Әлеге искиткеч бәйрәм белән Маломуринларны ихлас күңелләреннән балалары, оныклары тәбрик итте. ЗАГС бүлеге хезмәткәре Оксана Тихонова юбилярларны кайнар котлады, Рәхмәт хатлары һәм “Совет да любовь” истәлек билгесе тапшырдылар.
Бүген, 2017 нче елның 25 май көнендә, ГХАТ бүлеге коллективы Рәхилә Абдулла кызы белән Ильин Сәях улы Якуповларда кунакта булып кайтты. Бу матур, гади гаилә быел үзләренең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Искиткеч гүзәл пар алар. Бу тырыш гаилә башлыгы Ильин ага ПАТП да , ә Рәхилә апа ЖКХ да эшләп лаеклы ялга чыгалар. Алар хезмәт ветераны, бик күп мактау грамоталарына да ия булганнар. Олы яшьләренэ карамастан, Ильин абый белән Рәхилә апада яшәү дәрте сүнмәгән, алар бер-берсен тулыландырып яшиләр. Бу искиткеч дус гаиләгә Азнакай муниципаль районы Башлыгы Марсель Зөфәр улының Котлау хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Аксубай лицее 10 сыйныф укучыларын, гаилә нигезләре дәресендә, ничек итеп югалган туу турында таныклыкны кабат алырга, әби-бабайларның әти-әниләре турында мәгълүматлар табарга, аерылышу өчен штраф күләме һәм башка бик күп сораулар кызыксындырды. ГХАТ бүлеге белгечләре сорауларга җавап бирде, дәүләт хезмәтләре порталының гамәлдә ничек булуын һәм ГХАТ архив бүлеген күрсәттеләр, нәсел шәҗәрәсен төзүне нәрсәдән башларга кирәклеге турында сөйләделәр. Укучылар киләсе дәрескә, үз гаиләренең тарихы турында бераз булса да мәгълүмат туплап килергә вәгъдә иттеләр.