Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә булачак парлар өчен, кереш инструктаж

2017 елның 26 августы, шимбә

               Никахлашу тантанасы – тантананың иң дулкынландыргыч һәм җаваплы өлеше. Киемнәр һәм чәчәк бәйләмнәре генә түгел, ә никах теркәү тантанасы да матур узсын дип һәрбер пар тели.

               Төрле аңлашылмаучылыклар барлыкка килмәсен өчен, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә гамәлгә кереш инструктаж кертелгән .

              Атна саен ГХАТ Идарәсе белгечләре булачак яшь парларга никахлашу тантанасын күрсәтәләр, никах теркәү тантанасы ничек булачак һәм туй көнендә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген, ГХАТ Идарәсе территориясендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре сөйлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International