Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә «алтын туй»

2017 елның 26 августы, шимбә

             2017 елның 26 августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә алтын юбилярлар Еремин Иван Николаевич һәм Людмила Дмитриевна өчен, Мендельсон маршы яңгырады.

              Бәхетле гаилә Мамадыш районынан, алар Түбән Кама шәһәре төзелеше вакытында күчеп килгәннәр.

             1967 елның 25 августында алар Түбән Кама ГХАТ шәһәр бюросында үз мөнәсәбәтләрен теркәгәннәр. Шул көннән яшь Ереминнар гаиләсе барлыкка килә. Юбилярлар өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, хәзерге көндә 5 оныклары һәм 5 оныкчыклары бар.

           Гаилә башлыгы Иван Николаевич - озак еллар "ҖЧҖ ТатТрестСтройМеханизация" предприятиесендә эшләгән. Людмила Дмитриевна гомере буе "Бигеш" аэропортында эшләгән. Күп еллы хезмәтләре өчен, Ереминнар берничә тапкыр мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм медальләр белән  бүләкләнәләр.

          Никахлашу Сарае белгечләре юбилярларны истәлекле вакыйгалары белән котладылар, аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр, ГХАТ Идарәсе мактаулы актын, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Рәис улы Метшинның котлау открыткасын һәм бүләкләр тапшырдылар. Ереминнарның исемнәреТүбән Кама ГХАТ Идарәсенең Мактау Китабына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International