Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 1000нче пар теркәлде

2017 елның 26 августы, шимбә

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 2017 елның 1000нче пары гаилә корып җибәрде. Бүген, 26 август көнне, Александр Петров һәм Ильмира Вахитованы законлы ир белән хатын дип игълан иттеләр. Ике яшь йөрәк –  бүгеннән бер фамилия астында йөрүче  Петровлар гаиләсе.

Александр белән Илмира өчен 1000 пар булу дәрәҗәле дә, шул ук вакытта көтелмәгән хәбәр дә булды. Бу турыда алар тантана залында гына белде.

ГХАТ Идарәсе хезмәткәре Петровлар гаиләсенә төп документ – язылышу турында таныклык тапшырды. Яшь парны яңа статус белән котлыйбыз. Аларга озын, бәхетле гаилә тормышы телибез! Ныклы мәхәббәт нәтиҗәсе булып, аларның булачак тормыш чәчәкләре – сабыйлар тууын теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International