#100туйеллары

2017 елның 25 августы, җомга

"Татар-информ" Мәгълүмат агентлыгында гражданлык хәле актларын теркәү органнары оешуга 100 ел тулу уңаена багышланган #100туйеллары конкурсына йомгак ясалды. Анда 23 гаилә пары катнашты. Алар үзләренең иң яхшы фотографияләре белән бергә, гаҗәп, гадәти булмаган тәкъдим ясау тарихларын җибәрделәр.

Социаль челтәрләрдә ачык тавыш бирү юлы белән призерлар билгеләнде. Тавыш бирүдә 5 меңнән артык кеше катнашкан.

Җиңүчеләр теплоходта круизга юл тотачак. Икенче урын ияләре ресторанга кичке романтик ашка чакырылган, ә өченче – бүләккә һөнәри фотографтан фотосессия алачак.

Конкурста катнашучыларны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева котлады:

""Татар-информ" белән берлектә тормышка ашырылган әлеге искиткеч проект киң иҗтимагый резонанс тудырды һәм социаль челтәрләрдә, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында шактый фикерләр җыйды.

Безнең республикада никах институтын ныгыту, традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.

Идел Буе федераль округында никахлар саны сизелерлек арту билгеләп үтелгән төбәкләрнең берсе булып Татарстан тора. Ел башыннан ГХАТ органнары тарафыннан якынча 17,5 мең яңа гаилә туу теркәлгән.

Проектта катнашучыларның барсына да рәхмәт әйтәсем килә, яңа уңышлар, казанышлар һәм, әлбәттә, гаилә бәхете һәм озын гомер телисем килә!" – дип билгеләп үтте А. Р. Шәвәлиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International