Түгәрәк өстәл үткәрелде

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Тәҗрибә алмашу – ГХАТ бүлеге белгечләре өчен иң мөһим юнәлеш.  Узып баручы елның 20 декабрендә шәһәребезнең ГХАТ бүлеге бинасында “Профессиональ үсешкә импульс булган тәҗрибә алмашу” дип исемләнгән, Нижнекамск, Лениногорск һәм Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлекләре катнашында түгәрәк өстәл үткәрелде. Әлбәттә, кунакларны бүлек белгечләре җылы каршы алып беренче итеп бина буенча экскурсия үткәрделәр.

   Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк барлык ГХАТ бүлеге җитәкчеләрен һәм хезмәткәрләрен профессиональ бәйрәмнәре белән котлады.

    Бүлек җитәкчесе Миннигалямова Елена сүзне башлап үзенең бүлек эшчәнлеге өлкәсендәге методик тәҗрибәләре белән бүлеште.

    Ә инде Нижнекамск шәһәре ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Ивановна Махотина үзенең эш тәҗрибәләре белән уртаклашып, хезмәттәшләренә якынлашып килүче елда нәтиҗәле һәм зур уңышлар теләде. Аның урынбасары Сагитова Г.И. Нижнекамск муниципаль районы ГХАТ идарәсе эшчәнлеге турында слайдлар күрсәтте. Монда гаилә институтын тыгыту, гражданлык хәле актлар теркәү вакытындагы төрле мероприятияләр күрсәтелде. Түгәрәк өстәл артында кунаклар үзләренең методик һәм организацион тәҗрибәләрен бүлеште.

   Ә инде Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге белгече Юнусова С.А. үзенең презентациясендә 2012 елдан алып бүгенге көнгә кадәр булган гражданлык хәле актлар теркәү буенча статистик күрсәтмәләр белән бүлеште, кунакларны шәһәребезнең тарихы, ГХАТ бүлегендә үткәрелә торган төрле мероприятия, чаралар белән таныштырды.

  Кунакларның әйтүе буенча мондый очрашулар булырга тиеш һәм алар тәҗрибә алмашырга ярдәм итә. Ә инде без үз чиратыбызда мондый очрашулар соңгысы булмас дип ышанып калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International