Түбән Кама шәһәренең беренче төзүчеләрнең берсе 90 яшьлек юбилеен каршы алды.

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

    2016 елның 3 октябрь көнендә шәһәребезнең беренче төзүчесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Федорович Торговкинның 90 яшьлек юбилее уте.

   Бу истәлекле көн белән юбилярны Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Фәретдинов, шулай ук социаль яклау идарәсе һәм “ Шәфкать” үзәгенең вәкилләре котладылар. Сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге теләп, котлау адреслары һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

   Александ Федорович 1926 елда Варварино авылында эшче гаиләсендә туа. Мәктәпне тәмамлагач, әти-әнисе белән Стәрлетамак шәһәренә күчеп килә, электромонтер булып эшкә урнаша.

   Бөек Ватан сугышы чорында Александр Торговкин Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Ватан алдындагы казанышлары өчен “II дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены” белән бүләкләнә.

    1965 елда ветеран гаиләсе белән әле төзелә генә башлаган яшь шәһәр Түбән Камага килә. Һәм озак еллар буе ТЭЦ-1 дә инженер булып эшли, аннан “Казанские тепловые сети” организациясенә мастер булып урнаша.

   Александр Федорович һәм аның тормыш иптәше Валентина Васильевна ике бала тәрбияләп үстерә. Аларның төп горурлыклары өч матур онык. Ирле-хатынлы актив тормыш рәвеше алып бара, скандинав йөреш белән шөгелләнә һәм бик тиздән “ алтын” тормыш юбилейларын каршы алырга әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International