Түбән Каманың 50 еллыгына багышлап, озак еллар бергә яшәгән юбилярларны котлау дәвам итә. 23 августта шундый юбилярларның берсе - Гончаренко гаиләсен ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре, аларның өйләренә барып, зөбәрҗәт туйлары белән котладылар. Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Рәис улы Метшин исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырып, ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре юбилярларның кулнамәләрен "Хөрмәт Китабы"нда мәңгеләштерделәр.
Гончаренко гаиләсе - Түбән Кама шәһәренң беренче төзүчеләре исемлегендә. Аларның гаилә коруларына 55 ел. Шәһәребезне тәзүдә үзләреннән зур өлеш керткәннәре һәм тырыш хезмәтләре өчен алар Мактау грамотасы, медальләр белән бүләкләнгән. Бүгенге көндә дә алар гаиләсе актив яшәү рәвеше алып барулары белән, түбәнкамалылар арасында зур авторитетка ия булып, үсеп килүче яшь буынга үрнәк гаилә булып тора.