Игезәкләр туу

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

          Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, 2016 елда чираттагы унберенче пар игезәк балалар тууын теркәделәр. Даут һәм Сара - шундый сирәк һәм матур исемнәр бирделәр үзләренең яңа туган балаларына бәхетле әти-әни.

 Даут һәм Сара нык, сәламәт сабыйлар, алар үзләренең барлыкка килүләре белән барлык туганнарына һәм якыннарының күп бәхет бүләк иттеләр. Игезңк бала туу һәрчата аллаһ тәгалә белән бирелгән могҗиза дип саналды. Чөнки гаиләдә бер бала туу, ул ата-аналар өчен зур шатлык, әгәр дә инде ике бала бер юлы туса хисләр икеләтә күбәя, бу уңай хисләр барлык кешеләргә дә җитә.

Сабыйларны ГХАТ бүлегендә теркәргә ике бәхетле әти һәм әни килделәр. Туу турында таныклык – беренче документ, анда баланың исеме теркәлгән – ул аның белән горурланырга тиеш, фамилиясе –  бабаларыбыз истәлегенә һәм киләчәктәге аның балалары бүләк, баланың туган урыны – аның Ватаны, әти – әни исеме. Иң мөһиме-бу яңа туган нәни балалар Даут һәм Сара намус белән киләчәк озын тормышларында бу документ бергә йөреп чыгарга язсын. Чын йөрәктән без, ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле әти-әнине һәм аларның барлык туганнарын әлеге бәхетле мизгелләре белән тәбрик итәбез. Без аларга бәхет, мәхәббәт, балаларына озын озак гомер, игелек, тынычлык теләп калабыз! Бәхетле булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International