Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

11 апрель көнне бөтен дөньяда Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне билгеләнеп үтелә.

Бу көнне 1945 елда Бухенвальд концлагеренда тоткыннар баш күтәргәннәр һәм иреккә чыга алганнар.

         Бүгенге көндә Балык Бистәсе районында фашист концлагерьларыннан тоткыннан азат ителүчеләр дә юк түгел. Бозина Нина Николаевна белән Мөрсалимова Зәйнәпбикә Кашаф кызы бу көнне күзләренә яшь тулып искә алалар.

         Халыкны социаль яклау бүлеге белән районыбызның Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчеләре бүген аларны тәбрикләү өчен теләге белән кунакта.

         Районыбыз Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырып, бер кат бу көнне бергәләп искә төшереп алдык.

         Дөньяларыбыз тыныч һәм имин, күкләребез аяз булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International