Россия президенты Владимир Путин исеменнəн Кəлимулла кызы Әминə Галиəхмəтованы котлау

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

    10 март кɵнне Югары Ослан муниципаль районы Кызыл Байрак  авылында яшəүче Кəлимулла кызы Әминə Галиəхмəтова 90 яшлек юбилеен  билгелəп үтте. Юбилярны Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин, социаль яклау бүлеге башлыгы Тəнзилə Васильева, районның ветераннар Советы җитәкчесе Римма Троицкая, Шылаңгы авыл җирлеге  башлыгы Валерий Майоров котладылар.

Әминə Кəлимулла кызы – тыл ветераны, башкаларга үрнəк булырлык итеп ɵч бала үстергəн,гомере буе совхозда бозаулар караган.

Шулай ук Әминə апаны  котларга Кызыл Байрак авыл халкы килде,аңа озын гомер,саулык,бəхет телəделəр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International