2016 нчы елның беренче сабые

2016 елның 6 гыйнвары, чәршәмбе

 6 гыйнварда Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев Менделеевск шәһәрендә яшәүче Исакова Надежданы 2016 нчы елның 1 гыйнварында  иртәнге сәгать 3 тә дөньяга килгән улы белән котлады. Яшь ана улына Артур дип исем кушкан. Шулай ук аны  Менделеевск үзәк хастаханәсенең баш табибы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Попов һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фаина Козырева тәбрикләделәр, туу турында таныклык һәм бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International