Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсе Яруллиннар гаиләсен алтын туйлары белән котладылар

2015 елның 27 декабре, якшәмбе

2015 елның 22 нче декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре Яруллиннар гаиләсендә кунакта булдылар. Кызганычка каршы, Хафиз Хатыповичның сәламәтлеге мөмкинлеге бирми, шуңа күрә танталар отделы белгечләре алтын юбилярларга өйгә килделәр.

Иң изге теләкләр һәм җылы сүзләр белән ГХАТ Идарәсе белгечләре Хафиз Хатыпов һәм Зөләйха Бисбаховнаны 50 ел бергә гомер итүләре белән котладылар. Истәлеккә юбилярларга котлау адресы тапшырылды, шулай ук Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең Хөрмәт китабына тантаналы рәвештә имзаларын калдырырга мөмкинлеге тудырылды.

Хафиз һәм Зөләйха Яруллиннар тату, нык һәм үрнәк гаилә булып тора. 50 ел элек 16 нчы декабрь көнне Чирмешән районында парлар никахларын теркәделәр, әмма язмыш, аларны Түбән Кама шәһәренә китерде. Алар элеккечә үк биредә, балаларның һәм оныкларның уңышларына һәм бәхетенә шатланып яшиләр. Юбилярлар бу көнне аеруча дулкынланып һәм сагынып көттеләр. Алар барлык кунакларны бәйрәм өстәле алдына җыеп, үткәннәрне искә төшереп утырдылар.

ГХАТ Идарәсе белгечләре Яруллиных гаиләсен чын күңелдән котладылар, гаиләгә саулык-сәламәтлек иминлек, гаилә бәхете телим теләп калдылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International