Түбән Кама муниципаль районында гаилә кыйммәтләренең алымнары һәм формаларын үстерү

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе

Түбән Кама филиалы, икътисад, идарә һәм хокук Институты нигезендә, 16 нчы декабрьдә  “Гаилә кыйммәтләренең алымнары һәм формаларын үстерү” темасына түгәрәк өстәл узды. 

Үткәрү инициаторлары Түбән Кама Башкарма комитетының җирле бүлеге, "Бердәм Россия" партиясе, социаль сәясәт буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комитеты, Түбән Кама муниципаль районының иҗтимагый советы һәм Түбән Кама филиалы, икътисад, идарә һәм хокук Институты булдылар.

Түгәрәк өстәлнең модераторы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ильсөя Мезикова чыгыш ясады.

Түгәрәк өстәл әңгәмәсендә, шулай ук, түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе башлыгы катнашты. Үз чыгышында Бэлла Махотина Түбән Кама муниципаль районында әлеге гаилә институтының статистикасын анализлады, тәрбияләү проблемаларын, гаиләдә  булган гореф-гадәтләрне һәм аларны хәл итү юллары күрсәтте. Моннан тыш, фикер алышу барышы утырышта "түгәрәк өстәлнең" катнашучылары этика һәм гаилә тормышы практикасы кебек темаларын кузгаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International