Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе "Җимлекләр паркларда" флешмобында катнашты

2015 елның 25 декабре, җомга

7 нче декабрьдә "ВКонтакте" социаль челтәрләрнең модераторлары җибәргән “Паркларда җимлекләр” дип исемләнгән зур флешмоб, көннән-көн көчәя бара. Әлеге акциядә катнашырга инде дистәләгән татарстанлылар өлгергән.

Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсе белгечләре  бу игелекле эшкә шулай ук үз өлешләрен кертергә булды.

 Җомга көнне, 25нче декабрьдә яшь парлар Ризвановлар гаиләсе  ГХАТ хезмәткәрләре белән бергә, никахлашу Сараеның мини-парк территориясен кулдан эшләнгән җимлекләр белән бизәде. Исегезгә төшерәбез, акция “Татарстан Республикасының Парклар һәм скверлар”  берләшмәсенең тәкъдиме буенча үткәрелә һәм Татарстан паркларының тышкы күренешен яхшыртуга гына түгел, ә кыш көннәрендә кошларга ярдәм итүгә дә юнәлтелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International