Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең чыршысы үз утларын Балалар йорты тәрбияләнүчеләре өчен кабызды

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе

Әйтәләр, Яңа Елда иң татлы хыяллар һәм теләкләр чынга аша. Һәр өлкән кеше, бала һәм хәтта сабый яңа ел могҗизасын көтеп ала. Чөнки нәкъ менә Яңа Ел – ул, әкият, бүләкләр һәм көтелмәгән сюрпризлар бәйрәме! 

Шуңа күрә Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсендә, мәхәббәттә һәм игътибарга мохтаҗ булган балаларны,  Яңа ел бәйрәменә чакыру күркәм традициягә әверелде.

23 нче декабрь көнне Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә Балалар йорты тәрбияләнүчеләре өчен яңа ел кичәсе узды, алар бәйрәмгә үз куллары белән эшләгән бүләкләр белән килде. Ә аннары, чыршы бәйрәменә хыялларны чынга ашыручы  Кыш Бабай килде. Ул рәхәтләнеп балалар белән җырлады, бииде һәм аларга яңа ел бүләкләрен тапшырды. Бу эшләрдә аңа кичекмәстән, яраткан оныгы Кар кызы ярдәм итте. Балалар яшел чыршыны кабызып, аның тирәсендә шатланышып җырлы-биюле уеннар уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр һәм конкурсларда катнаштылар. 

Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары белән саубуллашканда, балалар зур рәхмәтләрен белдерделәр һәм барлык ГХАТ Идарәсенең хезмәткәрләренә,уңышлар һәм гаилә бәхете теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International