50 ел бергә

2015 елның 29 декабре, сишәмбе

       Тукай районы Сосновый Бор поселогында яшәуче гаилә Мөнир Шаһинур улы  һәм Тәслимә Харис кызы Исмәгыйловлар үзләренең 50 ел бергә бәхетле гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Ярты гасыр бер-берсенә таяныч, терәк булып гомер кичерүче парны бу матур вакыйга – алтын туйлары белән котларга Тукай районы ГХАТ бүлеге, администрация вәкилләре, балалары һәм туганнары җыелганнар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International