Ютазы районы Кәрәкәшле авылында яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Таузиха апа Зарипова юбилей уңае белән Татарстан Президентының исемле бүләгенә лаек булды. Кәрәкәшле авыл җирлеге хезмәткәрләре Таузиха апаны бу матур бәйрәме белән тәбрик иттеләр.