2015 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, "алтын" юбилярларны тантаналы котлау чарасы булып узды. Тантана кунаклары 50 ел бергә гомер иткән - Александров һәм Потаповлар гаиләсе булды
Тантананы ГХАТ бүлеге урынбасары башлыгы Романова Е. Н. үткәрде, ул алар турында сөйләде, алар ничек танышкан, ничек яшәгән, ничек кыенлыкларны җиңеп чыкканнар.
Тантаналы һәм дулкынландыргыч хәлдә, Яшел Үзән районы юбилярлар китабына үз имзаларын куйдылар, бер-берсен үбеп котладылар.
ТР Яшел Үзән районы башлыгы Тыгин А. В. исеменнән юбилярларны ГХАТ булеге җитәкчесе Яковлева М. Н. котлады, аларга Рәхмәт хаты белән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Якыннары тарафыннан юбилярлар адресына бик күп җылы котлаулар яңгырады.
Соңыннан бәйрәм чарасы, Александров һәм Потаповлар гаиләсе бергә кунаклар белән истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды. Бәйрәм бик мәрхәмәтле, куанычлы булып узды. Без ышанабыз, барлык катнашучылар йөрәгендә ул озакка калачак.