12 декабрь көнне Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә мактаулы кунаклар – Әкъбировлар гаиләсе булды. Миңзаһит Мөэминҗан улы белән Әкълимә Ильяс кызы үзләренең Алтын туйларын билгеләп үтте. Ихлас күңелебездән юбилярларны гаилә бәйрәме белән тәбрик итәбез, ныклы сәламәтлек, парлы озын гомер телибез!
Шулай безнең мактаулы альбомыбызга тагын бер алтын бит өстәлде.