Апас районында ана капиталы сертификаты тапшырылды

2015 елның 25 декабре, җомга

24 декабрьдә Апасның ЗАГС бинасында районыбызның 5 гаиләсе тантаналы шартларда ана капиталы сертификаты алды. Яңа ел уңаеннан узучы бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Хантимиров, районның пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе Шамил Гаффаров һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина катнашты. Кабаттан әни булу бәхетен татыган аналар сертификатлар белән беррәттән яңа гына гаилә юлына аяк баскан парлар тарафыннан әзерләнгән бүләкләргә дә лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International