Оешма, предприятие, йорт тирәләрен Яңа елга иң яхшы бизәүчене ачыклау өчен ял көн дәвамында район территориясендә конкурс комиссиясе йөрде.
Яңа ел алдыннан мондый конкурс беренче генә тапкыр уздырылмый. Ә быел исә, комиссия билгеләп үткәнчә, хезмәт коллективлары үзләре эшли торган биналарның алгы якларын һәм әйләнә-тирәсен бизәгәндә зур тырышлык күрсәткәннәр. Иң матур Яңа ел бизәлешенә конкурс нәтиҗәләрен Боз сараенда игълан ителәчәк. Иң яхшыларга акчалата сертификатлар тапшырылачак.
Быел да Мамадыш районы ГХАТ бүлеге коллективы биналарны һәм аның территориясен яңа елга бизәү бәйгесенең “кече бюджет предприятияләре” номинациясендә 1 нче урынга лаек булыр дип өметләнәсе килә.