Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" дәресе

2015 елның 25 декабре, җомга

21 нче декабрь  көнне, Яңа ел алдыннан, Түбән Кама муниципаль районы гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсенең төп залында, чираттагы “гаилә тәрбиясе Әлифбасы” дәресе узды. Никахлашу Сараенда, 15нче мәктәп һәм 13нче гимназиянең бишенче һәм җиденче сыйныф укучылары булдылар.

Баш белгеч Румия Сахабова укучыларга кеше тормышында "гаилә" төшенчәсенең мөһимлеге турында сөйләде.

Егетләр һәм кызлар хокукый викторинада катнаштылар, танылган әйтемнәр мисалында гаилә кыйммәтләре темасына уй-фикергә чумдылар, ә аннары, командаларга бүленеп, "Минем гаиләм" дигән иҗади проектта катнаштылар. Очрашу ахырында укучылар яңа ел шарларына игелек, бәхет, мәхәббәт кебек теләкләрен язып, тантаналар Залында утыручы чыршыны бизәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International