Тәтеш муниөипаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә күпбалалы гаиләдә тагын бер сабыйның тууы теркәлде.

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

 Айрат һәм Оксана Таҗиевлар гаиләсендә алтынчы бала – Максим дөньяга аваз салды.Әлеге гаиләнең калган балалары энекәшләрен каршы алырга бик ныклап әзерләнәләр.

     Россиядә XIX һәм XX гасырларда, кагыйдә буларак, күп гаиләләр күпбалалы булганнар. Ул вакытта гаиләдәге тормыш рәвеше дин һәм гореф гадәтләр тарафыннан шулай билгеләнгән, ә бүгенгесе көндә күпбалалы гаиләләр сирәк күренеш. Ләкин Максимның әти-әнисен тормыш авырлыклары куркытмый, алар балаларын хезмәткә өйрәтеп, бер-берсенә карата ихтирамлы булу һәм кайгыртучанлык күрсәтүне тәрбиялиләр. Әлеге гадәтләр күпбалалы гаиләләрдә иң мөһиме.

    Без дә аларны уллары тууы белән чын күңелдән котлыйбыз, әлеге гаиләдә һәр бала исән-сау һәм бәхетле булып үссеннәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International