2015 нче елның 26 нчы декабрендә Сарман муниципаль районы Ләке авыл җирлегендә сигез елга беренче тапкыр тантаналы рәвештә яшьләрнең никахлашуы теркәлде. Геннадий белән Елена Лукиннар үзләренең гаиләләрен корып җибәрделәр. Кияү белән кәләшне керәшен йоласы буенча чиккән сөлге һәм халык фольклор җырлары белән каршы алдылар. Зур сөенечле бәйрәмне авылның карты-яше көтеп алды. Яңа мәдәният йортында алма төшәрлек тә урын юк иде. Бөтенесе яшьләрне котлап, аларга бәхетләр теләде.