Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре балалары өчен чыршы бәйрәме узды

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

Яңа ел алдыннан, 28 нче декабрь көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә хезмәткәрләренең балалары өчен оештырылган махсус чыршы бәйрәме узды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре табышмаклар, мәзәкләр, яңа ел викторинасын һәм башка кызыклы конкурслар әзерләгән, балаларга һәм өлкәннәргә бәйрәм кәефе бүләк иттеләр. Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә балалар яңа ел җырларын җырладылар һәм чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уеннар уйнадылар. Чара ахырында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре кечкенә кунакларны баллы бүләкләр белән сөендерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International