Түбән Кама яшь парлары Балалар йорты тәрбияләнүчеләрен яңа ел бүләкләре белән сөендерделәр

2015 елның 29 декабре, сишәмбе

2015 нче елның декабрь аенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә "Тылсымга ишекләрне ачабыз" дигән хәйрия акциясе узды.

Узып баручы 2015 нче елның соңгы аенда никахларын рәсмилләштерергә теләгән яшь парлар белән ГХАТ Идарәсе белгечләре Түбән Кама балалар йортының барлык тәрбияләнүчеләре өчен матур һәм файдалы бүләкләр әзерләде.

Шимбә көнне, 26 нчы декабрьдә, Яңа Ел һәм Раштуа бәйрәме алдыннан, акциядә катнашкан барлык парлар исеменнән, Пономаревалар гаиләсе, никахлашканнан соң, туй киемнәрендә үк ГХАТ Идарәсе белгечләре белән бергә, Балалар йортында тәрбияләнүчеләр янына бардылар, һәм аларга чаналар һәм кул эшләре наборларын бүләк иттеләр.

Акциядә катнашучылар үзләренең үрнәкләре белән җәмәгатьчелекнең социаль ятимлек проблемаларына игътибарын җәлеп итте, чөнки һәр бала уңайлы шартларда, яратылып һәм иҗади сәләтне үстерү мөмкинлегендә яшәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International