Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсе Әдәбият елына сюрприз әзерләде

2015 елның 29 декабре, сишәмбе

2015 нче ел Рәсәйдә  әдәбият Елы дип игълан ителде. Бөтен ил буенча күргәзмәләр, ярминкәләр һәм фестивальләр  оештырылды. Мондый масштаблы чараларның  үткәрү максаты – әдәбиятның  әһәмиятен күрсәтү. Чөнки без  барыбыз да яхшы әдәбият, бөек  язучылар һәм шагыйрьләр иҗат  иткән лаеклы әсәрләрендә тәрбияләнеп  үскән, димәк, без боларны сакларга, киләчәк буынга тапшырырга тиеш.

2015 елның үз соңгы  битләре белән бергә, Рәсәйдә  әдәбият Елын йомгаклау ясау  вакыты җитте. Түбән Камада 10 нчы  декабрь көнне ул театральлләшкән  зур гала-концерт белән тәмамланды.

18 нче декабрьдә  Әдәбият Елы нәтиҗәләрен ясау  кысаларында, Түбән Кама муниципаль  районы ГХАТ Идарәсендә, француз  язучысы Анри Барбюсның "Нежность" дип исемләнгән әсәрен уку  постановкасы узды. Гадәти булмаган  тамаша барлык хезмәткәрләрдә  зур кызыксыну уятты, ә катнашучыларны  мәхәббәт һәм гармония дөньясына  чумдырды. Дулкынландыргыч хатларны  укучылар, ә нәкъ менә үзебез  Идарә белгечләре, барлык туган  хисләрне тапшыра алдылар. Әсәр  Фредерик Шопен, Джулио Каччини, Сэмюэль Барбер кебек танылган  музыкантларның фрагментлары белән  укылды. Классик музыка тагын  да күбрәк аларга лирика атмосферасына  үтеп керергә булышты. Бу әсәр  Идарә белгечләре өчен, һөнәри  бәйрәмнәре уңаеннан, зур бүләк  булды һәм Рәсәй Киносы Елына  эстафета таягын тапшырып, Түбән  Кама муниципаль районы ГХАТ  Идарәсе әдәбият Елын шуның  белән тәмамлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International