Мамадыш районының Түбән Ушмы авылында гомер итүче Фазлыгалимова Нурлыбанат Каюм кызы 2015 нче елның 20 нче декабрьендә үзенең 90-еллыгын каршы алды. Юбилярны тәбрикләргә Түбән Ушма авыл җирлеге башкарма комитеты Ганиев Раил Минюсуп улы килде. Чәчәкләр, бүләкләр, район башлыгы Анатолий Иванов исеменнән котлау хаты белән беррәттән үзенең дә җылы теләкләрен җиткерде.
Нурлыбанат апа ике кыз тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә төпчек кызы Гөлсәрия тәрбиясендә яши, оныкчыкларга күз – колак булып, аларга догалар өйрәтеп, узе дә догаларын укып тормышына канәгать булып яши.