Шушы көннәрдә Олы Битаан авылыннан сугышта катнашкан Мансур Һидият улы Мөлеков 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Туган көнендә аның янына район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова, “Битаман” җаваплыгы чикле ширкәте директоры Шәүкүт Вахитов, олы Битаман авыл җирлеге башлыгы Фоат Сабитов килде. Ләйсән Илгиз кызы ветеранны район башлыгы исеменнән юбилее белән котлады. Аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлавын, истәлекле бүләк һәм күчтәнәчләр тапшырды.
Аңа “Җинүнең таныш йөзләре” дигән махсус эшләп чыгарылган китап бүләк ителде. Мәктәп балалары белән сугыш чоры турында сөйләшкәндә Мансур абый үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә бәя биреп бетергесез өлеш кертә.