Бала туу-һәр гаиләдә иң көтелгән һәм шатлыклы вакыйгаларның берсе, чөнки балалар тормышка ямь һәм онытылмаслык мизгелләр өсти.
Шинкаревлар гаиләсендә 2015 елның 14 декабрьдә туган нәни Дарья Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә 3000 нче бала булып теркәлде. Гаиләдә беренче булып туган балаг юкка гына Дарья дип кушмаганнар, чөнки бу исем борынгы фарсы теленнән “җиңүче” дигән мәгънәгә ия.
ГХАТ идарәсе белгечләре бәхетле әти белән әнине ихлас котлап аларга баланың беренче документын-туу турында таныклыкны тапшырдылар.
Ә без, 3000 саны Шинкарева Дарьяның бәхетле тормышына зур этәргеч булуына ышанып калабыз.