2015 елның 22 декабрь аенда Буа муниципаль районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Эльвира Радик кызы Шагалиева, никахлашуның алтын юбилее уңаеннан Фәхретдиновлар, Гордеевлар, Ашимовлар, Вәлиевлар һәм Гавриловлар гаиләләрен, 55 яшь бергә торуларына чын ихлас күңеленнән котлады.
“Ихлас күңелемнән сезгә сәламәтлек, иминлек, якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртуын тоеп яшәвегезне телим һәм сезгә киләчәк көннәрдә дә саулык, бәхетле озын гомер насыйп булсын. Йортыгызда һәрвакыт бәрәкәт, игелек, тынычлык хөкем сөрсен!” диеп йомкаклады җитәкче.