18 декабрьдә Кама Тамагы муниципаль районы ЗАГС бүлегендә районыбызның иң яшь гражданнарына тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

14 ел элек биредә аларга иң беренче документ- туу турында таныклыклары тапшырылган булган. Паспорт кеше өчен иң әһәмиятле документларның берсе. Чара башланганчы ЗАГС җитәкчесе Елена Халикова паспорт алырга килүчеләр белән Киев Русьеннән бүгенге көнгә кадәр Россия дәүләтенә багышланган викторина үткәрде. ЗАГС хезмәткәрләре чараны патриотик музыка һәм атрибутлар беләр бизәгән иде.

Яшь гражданнарга паспортларны Татарстан Республикасы буенча УФМС ТО Кама Тамагы районы җитәкчесе Роза Хисамова, Кама Тамагы муниципаль районы  Район башлыгы урынбасары Газинур Гыйбадуллин һәм МР башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International