Казанлылар үз балаларына Натали, Эмир, Аполлинария, Вильдан, Алексия, һәм Чингиз исемнәрен бирделәр

2015 елның 25 декабре, җомга

Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 433 сабый теркәлде: 207 малай һәм 226 кыз. Иң кечкенә бала 1560, ә иң зуры – 4520 грамм.  Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 55 яшь.

Бу атнада иң популяр исемнәр: Алина, Полина, Егор, Иван, Самира, Милана, Ралина, Камиль, Сафина. Сирәк очрый торган исемнәр: Натали, Эмир, Аполлинария, Рената, Вильдан, Алексия, Чингиз.

Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 248 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр.  Иң яшь каләш белән кияүгә 20 һәм 18 ел, иң олы кияүгә – 62, каләшкә – 57 яшь, дип ЗАГС идарәсе хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International