Кукмара районының Алтын Пары

2015 елның 18 декабре, җомга

Кукмара районының Вахит авылы мәдәният йортында зур чара узды. Авылның иң мөхтәрәм кешеләре, үрнәк гаилә исеменә чын мәгънәсендә лаек парлар – Нигаматуллин Рәкыйп абый һәм Ләбибә апаның Алтын туен бәйрәм итте авыл халкы. Алтын парны хөрмәтләп, котлап олысы-кечесе җыелган иде. Алтын туй кичәсе бик күңелле, җанлы үтте. Гаилә башлыгы Рәкыйп абый – районда алдынгы комбайнер һәм 70 төрле һөнәр иясе булып дан казанган кеше булса, Ләбибә апа – 38 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган намуслы укытучы. Аларның балалары да үзләре кебек уңган-булган, миһербанлы, ярдәмчел булып үстеләр.

 Алтын туйда аларга алтын балдак алышу насыйп булды. Алтын парларга “Алтын кәләш” һәм “Алтын кияү” исеме язылган алтын медальләр тапшырылды.

Алтын туй уен-көлке, җыр-бию, котлаулар һәм уеннар белән үрелеп барды. “Алтын кәләш”нең һәм “Алтын кияү”нең яшь вакытларын, эштә ирешкән уңышлары өчен бирелгән бүләкләрен тамашачылар интерактив тактадагы рәсемнәрдән карап таныштылар.

Алтын парны Вахитов исемендәге җитештерү кооперативы рәисе Хусаинов Нафик Факил улы тәбрикләде. Ул Ләбибә апаның укучысы, Рәкыйп абыйның җитәчесе буларак та мактау һәм рәхмәт сүзләре әйтте. Җирлек башлыгы Курбанов Илгизәр Халит улы да Алтын парны котлап, иң үрнәк гаилә дигән исем биреп, бүләкләр тапшырды. Залда утырган һәркем аларны алкышлады.

Хезмәттәшләре, күршеләре, дуслары, туганнары, Ләбибә апаның укучылары үрнәк гаиләне котлап, рәхмәт сүзләре әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International