Кичә, 2015 нче елның 14 декабрендә 12 дән алып 20 сәгатькә кадәр Россия Федерациясенең Президенты кушуы нигезендә гражданнарны кабул итү бөтенроссия көне үткәрелгән.
Гражданнарны кабул итү көне Казан шәһәренең ЗАГС идәрәсе (Мередианная ур., 4) , шулай ук Казан шәһәренең Идел буе ЗАГС идарәсе булегендә ( Р.Зорге ур, 89) нигезендә үткәрелгән.
Гражданнар Идарә җитәкчеләренә күбрәк элекеге төзегән актларда хаталарны төзәтү һәм үзгәртү проблемалы сораулары белән мөрәҗәгать иткәннәр. Шулай ук туганнар элемтәсен яңадан торгызырга һәм чит илләрдән документларны алу турында сораулар бирелде.