Балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

2015 елның 20 ноябрендә, Балаларга бөтенроссия хокук ярдәме күрсәтү көнендә, Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге бала хокуклары мәсьәләләре буенча халыкны киңәйтелгән кабул итүдә катнашты. Гражданнарны  кабул итүдә кызыксындырылган ведомство: попечительлек һәм опека бүлеге, прокуратура, балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек,  җәзаларны үтәүнең җинаять-башкару  инспекциясе, суд приставлары, адвокат һәм нотариаль контора хезмәтләре, социаль яклау бүлеге идарәсе, мәгариф идарәсе вәкилләре катнашты.

Болардан тыш бу көнне бушлай юридик ярдәмне чистайлыларга ЗАГСның үзендә, Чистай муниципаль районының барлык белем бирү учреждениеләрендә, “Салават күпере”гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү үзәгендә, “Чистай балалар йорты” дәүләт бюджет учреждениесендә алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International