18 ноябрь көнне “Казан” гаилә үзәгендә тантаналы рәвештә ана капиталына сертификат тапшырылды

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Бәйрәмдә икенче һәм өченче балалары туган 13 гаилә катнашты. Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасында Казан шәһәренең Мәскәү районы Пенсия фонды идарәсе начальнигы Юрий Нехорошков катнашты. “Автоградбанк” вәкиле Ксения Олокина  да бәхетле әниләрне котлап истәлек бүләкләр тапшырды. Тантанада яшь ата-аналарга бик күп матур җылы теләкләр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International