2014 елның 18 февралендә Кама Тамагы районы бала тудыру бүлегендә тантаналы рәвештә туу турында таныклык тапшырылды

2014 елның 18 феврале, сишәмбе

14 февраль-Гашыйклар көнендә Кама Тамагы районы Сөйки авылыннан Светлана Белова икенче баласын таба. Светлана тумыштан инвалид.

Светлана үзенең инвалид булуына карамастан тормышка сөенеп яши,икенче кызына гомер бирде.

Бу тантанада ГХАТ бүлеге җитәкчесе Халикова Елена, Кама Тамагы районы инвалидлар оешмасының рәис урынбасары Латфуллина Гөлсинә, Сөйки авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Оксана Бисярина катнашты.

Елена Халикова туу турында таныклык, яшь әти-әниләр өчен мәгълүмәт җыентыгы тапшырды һәм бәхетле эти-әнине балалары туу белән котлады. Гөлсинә Латфуллина истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International