Бу елларда күпме вакыйгалар булган, күпме кичерелгәндер, әмма алар өчен иң мөһиме – җанны җылытып торучы шатлыклы хатирәләр, балалар һәм оныклар турында кайгырту, аларны өзелеп ярату, бер-берсен күз карашыннан, әйтелеп бетмәгән сүзләрдән үк аңлау. Үзара шушылай тату яшәп, ир белән хатын күптәннән инде бертуганнарга әверелгәннәр.